Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2025-2030 елларга «Урманнарны саклау» федераль проекты паспорты проектын формалаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада Рослесхозның урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2025-2030 елларга «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проекты паспорты проектын формалаштыру мәсьәләләре каралды.