Татарстанда 212,3 гектар мәйданда урманнарда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде

2024 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре белешмәләре буенча, быелның 16 августына санитар-савыктыру чаралары 212,3 гектар мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 158,5 гектарда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган.

Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International