Татарстанда 9 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 19 августына урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 9 мең га мәйданда башкарылган (планның 70%).

Эшләр күләме буенча лидерлар арасында республиканың Әлки, Кайбыч һәм Саба урман хуҗалыклары хезмәткәрләре бар.

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International