Зәйдә Зәй урманчылыгы һәм Зәй урман хуҗалыгының 2024 елның 7 айлык эшенә йомгак ясалды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Зәй шәһәре хакимият бинасында 2024 елның 7 аенда «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ эшләренә йомгак ясалды. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина чыгыш ясады.

Киңәшмәдә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урман утыртмаларының санитар һәм урман патологиясе буенча торышын яхшырту һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International