Рослесхоз «Урман объективта» фотоконкурсы башлануы турында игълан итте

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы «Урман объективта» фотоконкурсы башлануы турында игълан итте.

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 2024 елның 1 сентябренә кадәр урман пейзажларының мәһабәт матурлыгын, агачларның сәер формаларын, яктылык һәм күләгә уенын чагылдырган фотосурәтләрне Рослесхоз төркеменең «Вконтакте» социаль челтәрендәге шәхси хәбәрләренә юлларга кирәк (https://vk.com/rosleshozrf) .

Агымдагы елның 4 сентябрендә иң яхшы фотосурәтләр төркем лентасында басылачак, ә иң күп лайк җыйган авторлар бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International