Россия Президенты Владимир Путин указы буенча илнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә контракт төзегән гражданнар бер тапкыр 400 мең сум алачак. Элек ярдәм чарасының күләме 195 мең сум тәшкил иткән.
Хәзер ТР башкаласында 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән гражданнар бер мәртәбә 1 млн 705 мең сумга кадәр акча алачак. 1 августтан махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү турында контракт төзегән сугышчыларга РФ Оборона министрлыгыннан 400 мең сум, тагын 300 мең сум – Казан башкарма комитетыннан һәм 1,005 млн сум Татарстаннан бирелә.
Хезмәткә кергәндә акчалата түләү хәрби звание һәм вазыйфа нигезендә билгеләнәчәк. Хәрби хезмәткәрләргә шулай ук социаль ташламалар һәм гарантияләр дә каралган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү буенча «Батыр» үзәге эшли. Барлык теләүчеләрне бердәм тәрәзә принцибы буенча кабул итәләр. Ул Воровский урамы, 25 адресы буенча урнашкан. Көненә учреждениегә уртача 15-30 кеше мөрәҗәгать итә.
Элегрәк «Батыр» үзәгенең сайты булдырылды. Анда учреждение, түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр, кандидатларга таләпләр турында мәгълүмат, шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында кирәкле белгечлекләр исемлеге һәм кирәкле документлар исемлеге урнаштырылган.