«Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара.
«Мондый чаралар урман культураларының үсеп китүчәнлеген арттыруга һәм аларның үсү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, – ди урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Садретдинов. – Бүгенге көнгә агротехник тәрбия 202 гектар мәйданда башкарылды, бу планның 72% тәшкил итә».
Аның сүзләренчә, быел Әлки урманчылыгы территориясендә 282 гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарылачак.