«Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре иенке каен орлыкларын әзерләүгә кереште. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
«Бүгенгә 50 килограмм орлык җыелды, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Хәзерге вакытта Чирмешән урманчылыгының Чишмә кишәрлеге урманчылыгы территориясендә эшләр алып барыла, анда 4 кеше катнаша».
«Быел барлыгы 100 килограмм иенке каен орлыгы әзерләү планлаштырыла. Бурыч үтәләчәк», – дип өстәде ул.