Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Урман комплексы федераль дәүләт мәгълүмат системасында дәүләт хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.
Утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары катнашты.
Киңәшмәдә «Аверс информ» ҖЧҖ директоры Рөстәм Халиков чыгыш ясады.
Катнашучылар «АВЕРС: ПРОФ урман фонды белән идарә итү» программа продуктын УК ФДМС белән интеграцияләү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.