Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының икътисад, дәүләт заказы урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты дигән Татарстан Республикасының вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Комиссия әгъзалары әлеге вазыйфага дәгъва белдерүче кандидатларның һөнәри дәрәҗәсен бәяләде. Аларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, икътисадка, финанс документларын әзерләү һәм төзүгә кагылышлы сораулар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.