Бүген Урта Тигәнәле авылында Урта Тигәнәле авыл җирлегенең гражданнар җыены узды.
Җыенда катнашучылар алдында муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Хәмәтвәлиев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар чыгыш ясады.
Чара барышында муниципаль районның һәм авыл җирлегенең соңгы 5 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды.
Шуннан соң Равил Кузюров һәм Сергей Демидов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырдылар.