Чирмешән урманчылыгы белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылды

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ белгечләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә кушылды. Аның кысаларында кишәрлек урманчысы Николай Дорофеев Чирмешән районының Чишмә крепосте авылында яшәүче күпбалалы гаиләләрдәге балаларга портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырган.

Николай Дорофеев бүләкләрне тапшырып, беренче сыйныф укучыларына уңышлы уку елы теләгән. «Сезнең мәктәп елларыгыз якты тәэсирләр, яңа белемнәр һәм ачышлар белән тулы булсын. Үзегезгә һәм көчегезгә ышаныгыз, кыенлыклардан курыкмагыз һәм һәрвакыт яңа биеклекләргә омтылыгыз», – дип билгеләгән ул.

Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул мәктәп портфельләре, канцелярия кирәк-яраклары сатып алу һәм аларны балаларга тапшыру өчен хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International