Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны башкару «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 26 августына Татарстанда гомуми озынлыгы 70 км (планның 63%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 300 км (70%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.
Мондый эшләрне республиканың Әгерҗе, Азнакай, Болгар, Бөгелмә, Буа, Кама, Кызыл Йолдыз, Лениногорск, Нурлат һәм Саба урман хуҗалыклары белгечләре төгәлләде.