ТР Экология министрлыгында Татарстан һәм Төрекмәнсенның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда Татарстан белән Төрекмәнстанның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский, Төрекмәнстанның әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары Бегенч Миминов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, Министрлыкның дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, Казан (Идел буе) федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында анда катнашучылар ләм кырларын рекультивацияләү, экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәлдән соң Төрекмәнстанның әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары Бегенч Миминов Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 61 нче кварталында урнашкан «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ базислы урман питомнигында булды. Анда аңа Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны торгызу эшләрен башкару үзенчәлекләре, стандарт утырту материалы үстерү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International