ТР Урманны саклау үзәгендә урманнарның санитар һәм патологик торышын җир өслеге ысулы белән сайланма күзәтүләргә йомгак ясыйлар

2024 елның 27 августы, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2024 елга дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын җир өслеге ысулы буенча сайланма күзәтүләргә йомгак ясыйлар.

Быел 21 урманчылыкта 7 мең гектардан артык мәйданда җир өстеннән сайлап күзәтүләр башкарылган.

«Тикшерүләр күрсәткәнчә, урман утыртмаларының торышына туфрак-климат шартлары һәм урман авырулары аеруча көчле йогынты ясаган, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Парсыз ефәк күбәләгенең йогынтысы урманны саклау чаралары уздыру аркасында бик аз. Һәлак булган утыртмалар ачыкланмады».

Исегезгә төшерәбез, быел 12,2 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләге чыганакларын бетерү буенча чаралар башкарылган. Эшләр Татарстан Республикасының Азнакай, Баулы, Спас, Сарман, Ютазы, Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнары чикләрендә башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International