Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 2022 елның көзге урман культуралары сезонына әзерләнә. Аның кысаларында Бөгелмә урманчылыгы урман фонды территориясендә 87 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм 45 гектарда киләсе елның урман культуралары өчен туфракны әзерләү эшләре башкарылачак.
«Бүгенге көндә иенке каен һәм Себер карагае орлыклары әзерләнә. Сентябрьдә сабакчалы имән чикләвеген җыюга керешәбез, – дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Нурфия Ибраһимова. – Октябрьгә база урман питомнигында утырту материалын инвентаризацияләү планлаштырыла. План нигезендә кимендә 670 мең чәчкеч һәм үсенте үстерергә кирәк».
Шул ук вакытта «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә дә әзерлек башлана. Хәзерге вакытта мәйданчык сайлана», – дип өстәде Нурфия Ибраһимова.