«Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре 30 кг иенке каен орлыгын әзерләгән. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылган.
«Каен орлыкларын әзерләү – бик күп көч таләп итә торган процесс: гадәттә алкаларны агачлардан коелганчы 10-15 көн алдан җыялар, аннары аларны 5 см кадәр катламнар белән сибеп яки ботаклары белән бергә бәйләмнәргә элеп киптерәләр», – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов.
Аның сүзләренә караганда, алга таба киптерелгән алкаларны болгаталар, капчыкларда селкиләр, алкалы бәйләмнәрне бутыйлар. Яфракларны, ботакларны, сабакларны һәм башка эре кушылмаларны, орлыкларны һәм кабырчыкларны рәшәткәләр аша иләп, алып ташлыйлар. Каен орлыкларын кабырчыкларыннан түгәрәк тишекле иләкләрдә чистарталар.
«Чималны бары тик кул белән җыябыз. Әзерлекне кыска вакыт эчендә, каен алкалары коелганчы башкару мөһим», – дип өстәде Фәрит Мөгминов.