31 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда югары класслы янгын куркынычы көтелә

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2024 елның 31 августыннан 7 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, урманда чыккан 10 янгынның 9ы кеше гаебе белән килеп чыга.

Урманнарда катгый тыела:

- чүп калдыру, яндыру яки коры үләнгә ут төртү;

- янгын куркынычы сезонында һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;

- сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;

- очкын чыгаручы җитешсез транспортны куллану;

- пиротехника куллану.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International