Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск районына эш визиты белән барды. Анда ул Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узган Татарстан Республикасы көненә багышланган чарада катнашты.
Равил Кузюров бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.
«Татарстан барлык төп икътисадый күрсәткечләр буенча да үсеш күрсәтә һәм әйдәп баручы позициядә тора, цифрлы трансформация һәм инновацияләр өлкәсендә алдынгылар рәтендә, – дип билгеләде ул. – Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, фәнни эшлеклеләрнең эзләнүләре һәм эшләнмәләре, аграрийларның казанышлары, педагогларның, табибларның, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең, җәмәгать оешмалары вәкилләренең күркәм эшчәнлеге югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә».
«Бергәләп без республиканы яшәү өчен иң яхшы урын итеп ясыйбыз. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлангычларыгызда уңышлар телим», – дип өстәде Равил Кузюров.
Чара кысаларында авыл җирлекләре башлыкларына трактор ачкычлары тапшырылды. Шулай ук йорт яны территориясен иң яхшы төзекләндерү конкурсына йомгак ясалды.
Соңыннан Равил Кузюров Сугышчан дан музеенда булды. Анда МХОда катнашучыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Роман Пантелеев, Илья Якимов, Виталий Нецветаев һәм Алексей Евдокимов бүләкләнделәр.
Роман Пантелеев 1990 елның 21 мартында туган. «Алексеевск аграр көллиятен» ДАҺБУ тәмамлаган, мобилизациягә кадәр «Стройдорсервис» ҖЧҖендә электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән.
Илья Якимов 1974 елның 21 маенда туган. Алексеевскның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаган, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ялланып эшләгән. 2024 ел башында контракт төзегән.
Виталий Нецветаев 1971 елның 21 мартында туган. Левашево урта мәктәбен тәмамлаган, контрактка кул куйганчы Воскресение Христова храмында эшләгән.
Алексей Евдокимов 1991 елның 7 июнендә туган. Мобилизациягә кадәр «Мостовик» ҖЧҖендә стропольщик булып эшләгән.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы да – ил горурлана торган геройлар», – дип ассызыклады министр.
Эш сәфәре азагында Равил Кузюров МХО вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Роман Онучин гаиләсендә булды.
Роман Онучин 1992 елның 13 декабрендә туган. 2 нче Алексеевск урта мәктәбен тәмамлаган, ялланып эшләгән. 2022 елның 23 октябрендә Алексеевск районы РХК тарафыннан мобилизацияләнә, 2023 елның 4 октябрендә Херсон өлкәсе территориясендә МХО үткәрү барышында һәлак була.