Министр урынбасары Рәис Гомәров Лубян урман-техник көллияте студентларын Белем көне белән котлады

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Лубян урман-техник көллиятендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.

Студентларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны яңа уку елы башлануы белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Илсур Кәшапов һәм көллият директоры Рим Фәхразыев котладылар.

«Студент чоры – үз-үзеңне тормышка ашыру, үсеш һәм иҗади уңышлар вакыты, – дип билгеләп үтте Рәис Гомәров. – Дәресләр – кызыклы, имтиханнар җиңел булсын. Барыгызга да уңышлы уку елы, кызыклы ачышлар, якты, онытылмаслык вакыйгалар һәм яңа җиңүләр телим».

Шулай ук чара кысаларында 2023-2024 уку елында укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерылып торган көллият студентлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International