Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада катнашты. Ул студентларны һәм укытучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлады.
«Бу уку елы ниятләнгәннәрнең барысын да тормышка ашырырга ярдәм итсен. Үзегезгә ышаныгыз һәм алдыгызга яңа максатлар куегыз, – диде Айрат Әхмәров, студентларга мөрәҗәгать итеп. – Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм яхшы билгеләр телим».
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кодәрмәтова һәм башкалар да Казан дәүләт аграр университеты студентларын котлады.