Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды. Килү белән ул «Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ Белем көне уңаеннан тантаналы линейкада катнашты.
Җыелган кешеләрне сәламләп, министр аларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлады.
«Бу уку елы сезнең өчен якты һәм уңышлы булсын, – диде Равил Кузюров. – Максатчан һәм кызыксынучан булыгыз, авырлыклардан курыкмагыз һәм кыю хәрәкәт итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим».
Аннары тантаналы линейкада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Сергей Демидов та котлады.
Бүген Равил Кузюров Левашево төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын Белем көне белән котлады. Үгет-нәсыйхәт сүзендә ул аларга укуларында тырышлык теләде.
«Яңа уку елында сезгә яхшы билгеләр, кызыклы дәресләр һәм якты көннәр насыйп булсын», – диде министр.
Тантаналы линейка вакытында Равил Кузюров һәм Сергей Демидов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында районның беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырдылар.