Яңа 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасының 174 мәктәп урманчылыгы үз ишекләрен ачты. Берләшмәләр үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, шулай ук укучыларның һөнәри белемнәрен, урманчылык эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә алуга юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыклары эше «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
«Без бу юнәлешне актив үстерәбез. Соңгы елда республикада гомуми белем бирү учреждениеләре базасында 25 яңа мәктәп урманчылыгы төзелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Әлмәт, Буа, Бөгелмә һәм Зеленодольск районнарында, шулай ук Казанда яңа берләшмәләр барлыкка килде. Хәрәкәттә барлыгы 2 мең кеше исәпләнә».
Республиканың мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар үз эшләрен өч юнәлештә алып бара: табигать саклау эшчәнлеге (урманнарны яңадан торгызу, санитар савыктыру чараларында катнашу, янгын куркынычы янаган чорда урманнарны патрульләүдә ярдәм итү һ.б.), фәнни эшчәнлек (конкурсларда катнашу), пропаганда алып бару, халыкны экологик агарту.
План нигезендә, 2024-2025 уку елында укучылар «Урманны саклыйк», «Чиста яр», «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы», «Кошларга өй бүләк итик!», «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Табигатьне саклагыз, ул гүзәл!», «Яшә, чишмә, яшә!», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Батарейкалар, бирешегез!», «Эковесна» табигать саклау акцияләрендә катнашып, Урман хезмәткәрләре көне, Тыюлыклар һәм милли парклар көне, Халыкара урманнар көне, Кошлар көне, Җиңү көне һ.б. чараларны үткәрәчәкләр.