Кичә, 3 сентябрьдә, «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ бинасында киңәшмә узды, анда 2024 елның 8 аена йомгак ясалды. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Рамил Әйбаәов, аның урынбасары Надежда Гомәрова, «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы буенча башкарылган эш нәтиҗәләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.