2024 елның 17-19 сентябрендә Пермь шәһәрендә IX «Урман кисүче – 2024» Россия чемпионаты узачак.
Катнашучылар берничә дисциплинада – агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү һәм төгәллеккә кисү, ботакларны кисү һәм эстафетада көч сынашачак. Чемпионат кунакларын шулай ук катнашучыларның гидроманипуляторларда күрсәтмә чыгышлары көтә.
Чемпионатта илнең 21 төбәгеннән вәкилләр катнашыр дип көтелә. Татарстан Республикасыннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре чыгыш ясаячак.
Ярышларны Россия Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәмендә Пермь крае Хөкүмәте оештыра.