Татарстан Республикасында көзге урман культуралары сезоны башланды. Аның кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү һәм туфракны 2025 елгы урман культуралары өчен әзерләү эшләре башкарылачак. Әлеге чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Мәсәлән, урман тармагы белгечләренә 1,4 мең га мәйданда туфрак кишәрлекләре әзерләргә һәм урман барлыкка китерүче төп токымнарның кимендә 10 тонна орлыгын җыярга кирәк булачак.
«Октябрь аенда урман питомникларында стандарт утырту материалын инвентаризацияләү дә планлаштырылган, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Аның йомгаклары буенча киләсе елда урман торгызу өчен күпме үсенте һәм чәчкен үстерелүе билгеле булачак».