ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләрне эшкә чакыра

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында берничә вакансия һәм тәкъдимнәр бар. Хәзерге вакытта дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторына, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлегенә, шулай ук мәгълүмати технологияләр үсеше секторына белгечләр (әйдәүче консультантлар) таләп ителә.

«Барлык теләге булган кешеләрне үзебезнең бердәм командага кушылырга чакырабыз, - ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире Эльвира Зыятдинова. – Аның бер өлеше булып, сез кыйммәтле тәҗрибә, практик күнекмәләр алачаксыз, үз потенциалыгызны үстерә һәм тормышка ашыра алачаксыз».

Эшкә урнашу, дәүләт граждан хезмәтенә керү шартлары һәм тәртибе турында тулырак итеп 8 (843) 221-37-23, 8 (843) 221-37-24 телефоннары аша яисә Ziyatdinova.Elvira@tatar.ru электрон адресына язып белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International