Равил Кузюров һәм Сергей Демидов Алексеевск районы сайлау участокларында булдылар

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул муниципаль район башлыгы Сергей Демидов белән сайлау участокларының эше белән танышты.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. Илле депутат – партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәгән:  «Яңа кешеләр», «ЛДПР — Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ — Россия Федерациясе коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.

Республикада барлык 2760 сайлау участогы иртәнге 7дә ачылды, аларның эше кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International