«Яшьләр торак конкурсы»нда катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россиянең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнары катнаша ала.
Конкурста башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең һәм оешмаларның яшь белгечләре, студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары, яшь галимнәр һәм укытучылар, сәнәгать предприятиеләрендә, дәүләтнеке булмаганнарын да кертеп, башка оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр катнаша ала.
Мөрәҗәгать итүченең Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте, яшьләргә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә казанышлары булу мәҗбүри шарт булып тора.
Конкурста катнашу өчен гаризаны 2024 елның 7 октябренә кадәр бирергә мөмкин.
Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондынннан социаль ипотека программасының ташламалы шартларында торак алу мөмкинлеге биреләчәк (28,5 елга кадәр – еллык 7%, беренчел кертем – 10%, чистага эшләнгән торак алуга кв.м. буенча ташламалы бәя).
Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://ligastudentov.com.