Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр төбәк әһәмиятендәге «Акташ упкыны» табигать һәйкәлендә булганнар. Балалар өчен экскурсияне «Кәләй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов үткәргән.
Исегезгә төшерәбез, «Акташ упкыны» – җир убылып, трактор төшеп китү аркасында барлыкка килгән идеаль чиста сулы карст күле. Күл вулкан кратерын хәтерләтә, аның киңлеге – 25 метр, тирәнлеге 30 метр чамасы. Суы – үтәкүренмәле, җир асты суларын җир өстенә чыгаручы чишмәләрнең күп булуы аркасында су коену температурасына кадәр җылынмый.