Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Кампания кысаларында бүгенге көндә 3,1 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 12 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 219 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы тематикасына 343 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 10 мең листовка, белешмәлекләр һәм брошюралар таратылган.