Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр, республика оешмалары, предприятиеләре белгечләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашачак.
Акциянең көзге этабы быелның 9 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы йомгаклары буенча республиканың урман фондыннан 0,4 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды, 2,6 мең кубометр коры-сары һәм ауган агачлар черү өчен өемнәргә салынды. Акциягә 10 мең кеше кушылды.