Республиканың Саба районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды. Ярышлар якшәмбе, 15 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Урман хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелде.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов, «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин һәм башкалар белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Конкурс кысаларында урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International