Министрның беренче урынбасары Харис Мусин авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклады

2013 елның 18 октябре, җомга

       Диссертация яклау Башкортостан Дәүләт аграр университетында булды. Республика урманчылыкларында зур гамәли эш тәҗрибәсе булган Харис Мусин, фәнни кызыксыну өлкәсе итеп Урта Идел буенда рекреацион урман файдалануны өйрәнүне алган. Зур шәһәр һәм сәнәгать үзәкләре тирәләрендә рекреацион ресурсларны интенсив куллану урманнарның сыйфаты кимүгә китерә. Х.Г.Мусин диссертациясе темасының актуальлеге – табигый тирәлекне саклаганда урманнарны баланслы итеп куллану һәм оптимизацияләү нигезләре.

      Харис Мусинны уңышлы диссертация яклавы белән ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International