«Табигать варислары» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр Түбән Новгород өлкәсенең мәктәп урманчылыклары слетында катнаштылар

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 10-11 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Красный Бак шәһәр тибындагы поселогында «Красный Бак урман көллияте» ДБҺБУ базасында VIII Мәктәп урманчылыклары слеты узды. Слетта Татарстан һәм Мари Эл республикаларыннан, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 18 команда катнашты.

Татарстанны Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары тәкъдим итте.

Слет барышында укучылар агачлар һәм куакларның токымнары, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Моннан тыш, слет кысаларында урман культураларын утырту, утырту материалына прививка ясау буенча мастер-класслар, экскурсияләр һәм башкалар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International