ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Киңәшмәне ачып, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Идел буе федераль округы территориясендә 415 урман янгыны булган, янгын мәйданы 1446 гектар тәшкил итә.

«Хәзерге вакытта округның кайбер төбәкләрендә дүртенче һәм бишенче класслы янгын куркынычы күзәтелә, – диде ул. – Янгын куркынычы булган вәзгыять мониторингын көчәйтергә һәм термик нокталар һәм янгыннар турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк».

«Кирәк булганда гражданнар өчен урманнарга килү һәм аларга транспорт чаралары белән керүгә каршы чикләүләр кертегез», – дип өстәде Сергей Ковалев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International