Министрлыкта Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды

2024 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Министрлыкта Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады.

«2 ел рәттән Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча Россия Федерациясе регионнары рейтингында беренче урынны алды, – диде министр. – Бу нәтиҗәләр артында Министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләренең тырыш, фидакарь хезмәте тора».

«Эш темпларын акрынайтмавыгызны үтенәм, – дип өстәде Равил Кузюров. – Урманга хезмәт иткәнегез өчен һәркайсыгызга рәхмәт. Барыгызны да Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче һәм энергия телим».

Чара ахырында Министрлык аппараты хезмәткәрләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International