Алексей Песошин: Татарстанда урман хуҗалыгына гадәттәгечә аерым игътибар бирелә

2024 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларга яңа эш автомобильләре тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Алексей Песошин барысын да якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котлады. «Бу көн – туган республикабызның "яшел" байлыгын кайгыртучыларга хөрмәт һәм рәхмәт билгесе», – диде ул.

ТР Хөкүмәте башлыгы Татарстанда урман хуҗалыгына гадәттәгечә аерым игътибар бирелүен ассызыклады. Республика мәйданының 17% артыгы урманнар белән капланган. Бүген тармакта 2,5 меңнән артык кеше эшли. «Сезнең җайга салынган эшегез нәтиҗәсендә республикада яңа урман утыртмалары барлыкка килә, урман законнарын бозу очраклары кими, урман янгыннарына юл куймаска, авырулардан һәм урман корткычларыннан килгән зыянны киметергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Алексей Песошин республиканың урман хуҗалыгы үсеше дәрәҗәсен югары бәяләде – 2 ел рәттән Татарстан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча РФ төбәкләре рейтингында беренче урынны алып тора. «Ышанам ки, республиканың экологик иминлеге ышанычлы кулларда, сез киләчәктә дә сезнең алда торган барлык бурычларны нәтиҗәле хәл итәчәксез», – дип өстәде Алексей Песошин.

Урманчыларга барлыгы 33 берәмлек «LADA Niva Travel» автомобиле тапшырылды. Әлеге автомобильләр үтә алучан һәм урманнарны саклау буенча комплекслы эшләрдә ышанычлы ярдәмчеләр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International