Казанда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышлар «Казан шәһәре Үзәк стадионы» ССК» МАУ базасында узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыкларының, ведомстволарының һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структураларының 20 командасы вәкилләре катнашты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын Әнәс Сөнгатуллин, Артем Николаев, Алсу Антонова һәм Юлия Шамова тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Элегрәк Спартакиада кысаларында чаңгы, йөзү, баскетбол һәм шахмат ярышлары узган иде.