Татарстанда янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны башкару «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 сентябренә Татарстанда гомуми озынлыгы 98,8 км (планның 88,8%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 362,6 км (85%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International