Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.

Конкурста «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ командалары катнашты.

Ярышлар берничә этаптан торды. Конкурсантлар урманнарны торгызу, урманнарны янгыннан саклау, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманны саклау һ.б. өлкәләрдә үзләренең теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Кенәр җитештерү участогы белгечләре алды. Икенче урында – Тукай кишәрлеге урманчылыгы командасы, өченче урында – Сурнар кишәрлеге урманчылыгы командасы.

Кишәрлек урманчылары арасында беренче урынга Рафис Исламов, икенче урынга Рәниф Сөнгатуллин, өченче урынга Фәнил Мәгъсүмов лаек булды.

Урман осталары арасында беренче урынны – Алмаз Рәүпов, икенче урынны Алмаз Миңнебаев, өченче урынны Рамил Тимершәехов яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International