ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында берничә вакансия һәм тәкъдимнәр бар. Хәзерге вакытта урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенә, дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенә, шулай ук урман фондын саклау һәм яклау секторына белгечләр (әйдәүче консультантлар) таләп ителә.
Эшкә урнашу, дәүләт граждан хезмәтенә керү шартлары һәм тәртибе турында тулырак итеп 8 (843) 221-37-23, 8 (843) 221-37-24 телефоннары аша яисә Ziyatdinova.Elvira@tatar.ru электрон адресына язып белешә аласыз.