«Төрле төстәге тамчылар» конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Төрле төстәге тамчылар» россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге катнашучыларга рисуюводу.рф. сайтында теркәлергә кирәк. Рәсемнәрне агымдагы елның 18 октябренә кадәр йөкләргә мөмкин булачак. Конкурска йомгак 1 ноябрьдә ясалачак.

«Су образы» махсус минациясендә җиңүчене Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов сайлаячак. Гран-при иясен жюри әгъзалары билгеләячәк, алар арасында – Росводресурсы җитәкчесе Дмитрий Кириллов, Россиянең халык рәссамы Никас Сафронов һәм башкалар. «Яраткан сулык» тематикасының иң яхшы эшен «Комсомольская Правда» редакциясе атаячак. Быел беренче тапкыр гамәлгә куелган халык жюрие призы сайтта тавыш бирүдә кулланучыларның максималь ярдәмен алган катнашучыга тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Төрле төстәге тамчылар» конкурсы 2014 елдан бирле үткәрелә. 10 ел эчендә анда 90 000 бала һәм яшүсмер катнашкан, алар 126 000 эш җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International