Татарстан командасы «Урман кисүче – 2024» IX Россия чемпионатында катнаша

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Пермь шәһәрендә «Урман кисүче – 2024» IX Россия чемпионаты старт алды.

Ачылу тантанасында РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Кувшинников, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Җиңел сәнәгать һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры Вера Хмырова, Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик, Россия Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экпортерлары берлеге президенты Мирон Тацюн катнашты.

«Барыгызны да чемпионат ачылышы белән котлыйм. «Урман кисүче» елдан-ел илнең төрле төбәкләрендә уза һәм бүген без бик матур урманлы төбәктә торабыз. Иң яхшылар исеме өчен 21 төбәк вәкилләре һәм Беларусь Республикасы командасы көрәшәчәк. Белоруссиядәге коллегаларга безнең чемпионатта актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Коллегалар, сез безнең яшь буын өчен үрнәк. Чемпионат урман тармагын популярлаштыру өчен дә хезмәт итә һәм илнең урман сәнәгатен үстерүгә дә ярдәм итә», – диде Сергей Аноприенко.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасыннан «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре чыгыш ясый.

Катнашучылар берничә дисциплинада – агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү һәм төгәллеккә кисү, ботакларны кисү һәм эстафетада көч сынашачак. Чемпионат кунакларын шулай ук катнашучыларның гидроманипуляторларда күрсәтмә чыгышлары көтә.

19 сентябрьдә  чемпионатка йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International