Пермьдә «Россия урманнары» форумы уза

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Пермь шәһәрендә «Россия урманнары» форумы ачылды.

Пленар утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Россия Федерациясе сенаторы Олег Кувшинников, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик мөрәҗәгать итте.

«Пермь крае урман сәнәгате комплексын үстерүгә максат тота. Без агач эшкәртүне тирәнтен үстерергә генә түгел, ә урман торгызу мәсьәләләре белән дә шөгыльләнергә телибез. Моның өчен питомникларны үстерәбез, урман хуҗалыкларының матди-техник тәэмин ителешен ныгытабыз. Урманнарны янгыннан саклауга аерым игътибар бирәбез. Урман янгыннарына мониторинг үткәрәбез, шул исәптән видеокүзәтү камералары ярдәмендә дә. Бүген «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектында катнашабыз һәм, пилотсыз очкычлар кулланып, урманнарга мониторинг үткәрәбез. Моннан тыш, «Акыллы урман» региональ цифрлы системасын үстерәбез. Бу система безгә урман үзгәрешләрен күзәтергә, законсыз кисүләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Кама буе урман сәнәгатенә инвестицияләр күләмен даими арттырабыз. Бүген төбәктә агач әзерләү һәм эшкәртү белән бәйле алты өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Тармакның җәлеп итүчәнлеге елдан-ел арта бара», – дип билгеләде Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин.

«Хәзер безнең алда һәрьяклы һәм системалы якын килүне таләп итә торган амбициоз бурычлар тора. Норматив базаны даими камилләштерү, цифрлы технологияләрне кертү һәм урманнарда күзәтчелекне көчәйтү Россия Федерациясе урман комплексының тотрыклы үсешенә ярдәм итә. «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Рослесхоз һәм Россия Федерациясе субъектларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә без урманнарны торгызу өлкәсендә дә, шулай ук урман янгыннары саны һәм мәйданнары кимүендә дә уңай үзгәрешләр күзәтәбез», – дип билгеләп үтте Сергей Аноприенко.

«Пермьдә без урман хуҗалыгының, урман эшкәртү комплексының куәтен, аларның потенциалын күрдек. Алдынгы предприятиеләрдә яңа цехлар ачыла. Без агачны тирәнтен эшкәртүгә сакчыл, дөрес якын килүне күрдек. Күргәзмәдә импортны алыштыру кысаларында Пермь крае предприятиеләре җитештерә һәм әзерли торган җиһазлар тәкъдим ителгән. Элек ул безгә Европа, Канада, Америка илләреннән килә иде. Ике ел эчендә без әзерләү техникасы, агач ташу техникасы, оптик приборлар һәм системалар, пилотсыз очкыч аппаратлар җитештерергә өйрәндек. Без урман хуҗалыгын, илебезнең барлык урман сәнәгате комплексын үстерү буенча гаять зур адым ясадык», – диде Олег Кувшинников.

«Бүгенге форумда катнашу минем өчен зур мәртәбә. Һәм миңа иң актуаль урман мәсьәләләрен без 70% урманнар белән капланган Пермь краенда тикшерәбез, бу бик символик күренеш булып тоела. Без Россия урманчыларына үзебезнең уңышларыбыз, кадрлар әзерләү, утырту, шул исәптән ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү, урманнарны янгыннардан, авырулардан, корткычлардан саклау һәм башкалар турында рәхәтләнеп сөйлибез», – дип билгеләп үтте Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик.

Россия Президенты Владимир Путин карары буенча киләсе елдан башлап урман тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыруга 6 ел дәвамында өстәмә рәвештә 24 млрд.сум җибәреләчәк. Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләргә субвенцияләр күләме сизелерлек артты – 46,3 млрд.

«Өстәмә финанслау безгә өстәмә җаваплылык та йөкли. Бу касса үтәлешенә һәм өстәмә керемнәр җәлеп итүгә кагыла. Урман хуҗалыгы департаментларына төбәкләрдә дебиторлык бурычларын киметүне шәхси контрольгә алырга кирәк. Ә төбәкләрдәге урман ведомстволары җитәкчеләренә бюджетка вакытында түләүләр керүне һәм бурычлылар белән эшләгәндә, субъект башлыклары, прокуратура һәм суд органнары белән үзара хезмәттәшлекне дә кертеп, комплекслы якын килүне оештырырга кирәк», – диде Рослесхоз башлыгы Иван Советников.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, яңартылган «Урманнарны саклау» федпроектын финанслау 2025-2030 елларга 41,1 млрд.сумнан 71,1 млрд.сумга кадәр арттырылачак.

«Яңа федпроект агымдагыдан принципиаль рәвештә аерыла. Игътибар үзәгендә урманнарны, шул исәптән шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендәге урман-парк зоналарын торгызу чаралары. Булдырыла торган культураларның сыйфатын яхшырту өчен без урман орлыкчылыгы объектларын үстерүгә, питомниклар төзүгә һәм модернизацияләүгә һәм урман культураларын карау өчен өстәмә финанслау карадык», – диде Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников.

2024 елгы янгын куркынычы сезонына якынча нәтиҗәләр ясап, Иван Советников аның хәтта Полярье аръягында да аномаль эссе булуын билгеләп үтте. Әмма янгыннарны сүндерүне оештыруда җитешсезлекләр булган төбәкләр дә бар.

«Байкал аръягы крае – ел уңышсызлыгы. Быел төбәктәге гамәлләрне бәяләү өчен субъектка күчмә тикшерү планлаштырабыз. Министр эштән җибәрелде инде», – дип билгеләп үтте Рослесхоз башлыгы Иван Советников.

Урманчылыкны урман кору чаралары планына кертү өчен төбәкнең урман планын актуальләштерергә кирәк. Бары тик 31 субъект кына Рослесхозга урманнарны гамәлдә булган һәм планлаштырылган үзләштерү зоналарын биргән.

«Департаментлар җитәкчеләре, урман планнарын гамәлдәге урман законнарына туры китерүне шәхси контрольгә алыгыз», –  дип билгеләп үтте Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников.

Ведомство башлыгы календарь планыннан артта калган төбәкләргә урман торгызу эшләренең күләмен арттырырга кушты.

«Хәзер төбәкләрдә эшләр 756 мең гектарда башкарылган – бу планның 52%ы. Үтәмәгәннәр – махсус контрольгә алыгыз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда компенсацион торгызу буенча вакыты чыккан йөкләмәләр күләмен 66% киметү өлешендә уңай динамика күзәтелә. Бу вакыты чыккан йөкләмәләргә карата үткәрелгән суд-дәгъва эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шул ук вакытта йомшак булмавыгызны һәм бу ел ахырына кадәр бурычлылар белән эшне төгәлләвегезне сорыйм», – дип йомгаклады Иван Советников.

Докладын тәмамлап, ведомство башлыгы урман тармагының цифрлы трансформациясе турында сөйләде.

«УК ФДМС тулысынча сафка бастыруга 4 ай калды. Хәзер инде 20 төбәктә урман хезмәтләрен система аша алырга мөмкин. УК ФДМС урман корылышы материаллары белән оператив тутырганнары өчен төбәкләргә рәхмәт белдерәм. Тагын бер кат ассызыклыйсым килә, Россиянең калган өлеше буенча мәгълүматларны тулыландыруны тизләтергә кирәк. Вакытны күчерү булмаячак, 1 гыйнвардан урман комплексы системасында барыбыз да эшли башлаячакбыз. Артта калган төбәкләр губернаторларыгызны һәм урманнан файдаланучыларыгызны сынатмагыз», – диде Иван Советников.

Шулай ук 1 гыйнвардан барлык урман техникасы, урман янгыннарын да кертеп, ЭРА-ГЛОНАСС спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазландырылырга тиеш. Бу агачның бөтен маршрутын күзәтеп кенә калмыйча, транспорт чараларын якындагы янгын чыганагына сүндерү өчен җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк. Регионнарга урманнан файдаланучылар белән берлектә шулай ук урманнарны саклау чараларын фотофиксацияләү өчен мобиль кушымтаны сынап карарга кирәк.

Пленар утырыш кысаларында урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен Россия Президентының Дәүләт бүләкләре, Россия Табигать министрлыгының, Рослесхозның һәм Иркутск өлкәсе Губернаторының ведомство бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.

«Россия урманнары» форумы үз эшен иртәгә, 19 сентябрьдә дәвам итәчәк. Урманнарны төзекләндерү, урман тармагын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр сериясе планлаштырылган.

Форум эшендә урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре катнаша.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International