Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко 37 нче «Василек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әңгәмә үткәргән

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск районының  37 нче «Василек» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманчы һөнәре» темасына әңгәмә үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Очрашу барышында Оксана Горбатенко балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләгән.

«Урман – катлаулы экосистема, аның составына агачлар, куаклар, үләннәр, мүкләр, лишайниклар, гөмбәләр, хайваннар, төрле микроорганизмнар керә, – дип билгеләп үткән Оксана Горбатенко. – Урманчылар яңа агачлар утырта, урманны янгыннан саклыйлар, корткычлардан һәм авырулардан саклыйлар».

Әңгәмәдән соң акция үткәрелеп, аның барышында балалар бакчасы территориясендә нарат үсентеләре утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International