Беларусь урман хуҗалыгы министры Александр Кулик Саба муниципаль районында булды

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь урман хуҗалыгы министры Александр Кулик Саба муниципаль районында булды. Анда ул «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Объектларда аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, җитәкче-урманчы Илһам Рәхмәтуллин, урман хуҗалыгы директоры Хаҗи Фәйзрахманов һәм башкалар озата йөрде.

Килеп җитү белән Александр Кулик Саба урманчылыгының Сабабаш кишәрлеге урманчылыгының 294 нче кварталында урманны карау эшләре барышын бәяләде.

Аннары ул ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәген карап чыкты. Аңа үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн.данә ябык тамыр системасы булган утырту материалы тәшкил итә, дип сөйләделәр. Комплекс 11,3 га мәйданны били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, чәчүлекләрне суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һәм башка объектлар урнашкан. Үзәктә заманча автоматлаштырылган җиһазлар урнаштырылган.

Аннары Александр Кулик 646 төр агач-куак һәм чәчәк-декоратив үсемлекләр коллекциясе булган Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрарийда, Урман музеенда һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ  урман-янгын станциясендә булды.

Урман-янгын станциясенең эше турында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ баш механигы Фәннур Фатыйхов сөйләде. Биредә 23 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын сүндерү инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар.

Эш сәфәре азагында Александр Кулик агач эшкәртү комбинатының түбән сортлы агач эшкәртү эшчәнлеген бәяләде. Комплекс елына 600 мең данә агач аскуйма, 32,0 мең куб.м гомуми билгеләнештәге пиломатериаллар, 6 мең тонна агач оны, 22 мең тонна пеллетлар (ягулык гранулалары) һәм сувенир продукциясе җитештерүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International