Бүген Казанда «Милләтләр кроссы – 2024» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Чара берничә мәйданчыкта оештырылды. «Локомотив» стадионында 4, 6, 8 һәм 12 чакрымга стартлар узды. Ярышлар мәктәп яны территорияләрендә дә узды.
Төп мәйданчык «УРАМ» экстрим-паркы булды, анда барлык катнашучыларны һәм кунакларны иҗат һәм спорт коллективлары чыгышлары белән күңел ачу программасы көтте.
Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, һәвәскәрләр, ветераннар, укучылар һәм студентлар чыкты. Ярышларга ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне ел саен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм россиялеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.