Узган атна азагында Зөбәрҗәт күлендә «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе узды. Өмә «чисталык марафоны» квест-уены форматында оештырылды.
Чарада 300гә якын кеше катнашты. Өмәгә «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре дә кушылды.
Чарада катнашучыларны ТР экология һәм табигать ресурслар министры Александр Шадриков сәламләде. Ул экологик акциягә ярдәм итәргә һәм сулык ярын чистартырга килүчеләргә рәхмәт белдерде.
«Татарстан, безнең халык инде өч ел рәттән лидер булды һәм «Россия суы» акциясе кысаларында беренче урынны алды. Без ел саен яшьләребезнең, нәкъ менә үсеп килүче буынның активлыгын күрәбез, биредә бүген балалар әти-әниләре белән, студентлар, мәктәп укучылары катнаша. Бу бик мөһим! Без эшләгән бар нәрсә, безнең барлык экологик акцияләребез – илебез киләчәгенә өлеш кертү. Бүген безнең белән Рус география җәмгыяте дә, Россия экология җәмгыяте дә – экология безне берләштерә!» – дип билгеләде ул.
«Чисталык марафоны» квест-уены йомгаклары буенча 831 кг чүп-чар җыелган. Болар – 130 кг пластик калдыклар, 285 кг пыяла һәм 416 кг катнаш калдыклар.