Бүген «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр һәм Ютазы урта мәктәбенең яшь натуралистлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Экскурсия барышында укучылар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр, урман профилендәге һөнәрләр һ.б. турында белделәр.
«Мин экскурсияне оештыручыларга табигать дөньясына чуму һәм күп яңалыклар белү мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле. Без урман хуҗалыгы турындагы белемнәребезне киңәйтә алдык һәм, һичшиксез, алынган мәгълүматны гамәлдә кулланачакбыз, – дип билгеләп үтте «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Зәлинә Гәрәева. – Безнең мәктәп урманчылыгы бик актив, без табигатьне саклау буенча төрле акцияләрдә, конкурсларда һәм проектларда катнашабыз, халыкны экологик яктан агартабыз. Бүгенге көндә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә әзерләнәбез».